ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Татарстан делегациясе «Кече Ватан - Россиянең көче» форумында катнаша

0

Башкортстанда «Кече Ватан – Россиянең көче» III Бөтенроссия муниципаль форумының «Муниципаль үсеш: үсешнең яңа драйверлары» төбәк көне узды. Бу хакта Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык җирле үзидарә вәкиле җыелды. Татарстанны форумда «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Форумда делегация составында ТР Муниципаль берәмлекләр советы башкарма секретаре Александр Барышев һәм республиканың Баулы, Актаныш, Нурлат, Биектау, Мөслим һәм Ютазы районнары башлыклары, шулай ук Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары катнаша.

Төбәк көне барышында катнашучыларга Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрен өйрәнү һәм танышу өчен 5 маршрут тәкъдим ителде. Делегатлар Уфа администрациясенең ситуацион үзәгендә, төбәкнең берничә предприятиесендә, индустриаль паркта булды, Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусын һәм башка объектларны карады.

Эшлекле программа барышында 29-30 гыйнварда форумда катнашучылар төрле форматта очрашулар уздырачак, шул исәптән икътисадның төрле тармаклары вәкилләре белән киләчәк перспективалар турында фикер алышачак.