ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Джеки Чан автографы куелган китапның Рөстәм Миңнехановка ничек килеп эләгүе билгеле булды

0

Актер һәм кинорежиссер Джеки Чан IT-парк резиденты аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка үзенең автографы куелган китап тапшырды. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов сөйләде.

Казахстан командасы, IT-парк резиденты булган Cube проекты фильмнар һәм сериаллар төшерү белән шөгыльләнә. Аларның проектларында танылган шәхесләр, шул исәптән Джеки Чан катнаша.

«Джеки Чан, әлеге проектның хәзер Татарстанга да чыгуын белеп, бу сувенирны безнең Рәисебез Рөстәм Нургалиевичка тапшырды», - диде Габдрахманов.

Миңнеханов IT-парк резиденты белән аралашты һәм инновацион проектлар күргәзмәсе белән танышканда Джеки Чаннан бүләк алды. Аны Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уңаеннан әзерләгәннәр.