Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда фермер хуҗалыкларына ярдәм арткан
Татарстанда 2026 елга фермер хуҗалыкларына 488 миллион сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырылган. Узган елга караганда, бу 163 миллион сумга күбрәк. «Бизнес-проектлар һәм гаризалар бирүгә әзерләнергә кирәк», - диде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында.
Министр сүзләренчә, производство эшен нәтиҗәле итеп, ветеринария таләпләренең барысын да үтәп алып баручы фермерлар арасында уңай үрнәкләр күп. Ул Чистай районыннан Петр Чуринны мисал итеп китерде. 2012 елда ул 1,5 миллион сумлык грант алган, 2024 елда 200 баш терлеккә исәпләнгән фермага дип 30 миллион сум грант алуга ирешкән.
«422 сыеры бар, бер сыердан тәүлеклек савым 42 килограмм тәшкил итә, бер сыердан еллык керем - 380 мең сум, башка фермерларда ул 50 мең сум гына», – диде Марат Җәббаров.
Үз эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан фермерлар кооперативларга берләшә. Кече формалар өчен бу - төп үсеш резервы. 2020 елдан кооперативлар саны 1,5 тапкыр артып, 215 кә җиткән. Кооперативлар хәрәкәтенә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җәлеп ителгән. Министр кооперативларга каралган ярдәмне нәтиҗәле кулланучылар арасында Сарман районыннан «Ян» кооперативын атады.
«Кош-корт чалу өчен цех төзелешенә ул 10 миллион сумга якын грант алды, үзеннән 20 миллион сум кертте. Аның хезмәтләреннән Сарман, Мөслим, Әгерҗе фермерлары файдалана», - диде ул.
Министр продукцияне эшкәртү һәр хуҗалык өчен өстенлекле бурыч булуын искәртте. «Без эшкәртү күләмнәрен арттырырга тиеш. Ил күләмендә шәхси хуҗалыкларга ярдәм зур, республика бюджетыннан 2026 елга 690 миллион сум каралган. 2026 елда уңышлы эш өчен барлык алымнарны кулланырга, дәүләт биргән ярдәмнән файдаланырга кирәк», - дип өндәде Марат Җәббаров.
