ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Апаста яңа елда туган беренче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды

0

Яңа ел Апаста яшәүче Мотыйгуллиннар гаиләсенә яңа шатлыклар һәм күңелле мәшәкатьләр алып килгән. Аларның өченче балалары – уллары Самир дөньяга аваз салган. Районның ЗАГС бүлегендә яңа елда беренче булып туган сабыйга тантаналы шартларда туу турында таныклык тапшырылган. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итте.

Ленар һәм Мәликә Мотыйгуллиннарны котларга әти-әниләре һәм район җитәкчелеге килгән. Район советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин гаиләгә Апас башлыгы исеменнән изге теләкләр җиткергән.

Мотыйгуллиннар икесе дә язмышын район тормышы белән бәйләгән. Алар тырыш, өметле яшь белгечләр. Ленар – районның яшьләр эше һәм спорт бүлеген җитәкли. Шул ук вакытта яшь буынга хоккей серләрен төшендерә, балаларны спортка җәлеп итү эшендә күп еллар хезмәт итә. Мәликә исә бала карау ялына киткәнче «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре булып эшләгән.

«Улыбыз Самир апасы белән абыйсы янына иптәш булып 31 декабрьдә туды. Гаиләбез өчен бик шатлыклы вакыйга булды бу. Безне зур бәйрәмгә чакырдылар, хөрмәтләделәр. Туу турындагы таныклык алу тантанасында катнаштык. Баланы үгет-нәсыйхәтләр белән тәрбияләрбез, чын баһадир егет итеп үстерербез, районыбызның патриоты булыр, дип ышанабыз», - дигән сабыйның әтисе Ленар.