Миңнеханов Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше комиссиясе утырышын уздырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда шулай ук Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 15 гыйнварда Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия рәсми рәвештә оештырылуга 10 ел тулды.
«Бу вакыт эчендә 20 комиссия үткәрелде, 322 объект каралды. Ә 2011 елдан барлыгы 517 объект каралды», – дип ачыклык кертте ул.
Утырыш барышында Казандагы 16 объект каралды. Комиссия игътибарына Зур Кызыл, Нариманов, Зәйни Солтан, Курашов урамнарындагы яңа кунакханә проектларын тәкъдим иттеләр. Нур Баян, Димитров, Мәҗит Гафури, Тукай һәм Толстой урамнарында торак йортлар төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, катнашучылар Карл Маркс урамындагы торак комплекска транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү бинасы проекты, Беренче Май урамындагы сәүдә объекты проекты, шулай ук Рәхмәтуллин урамындагы Пискунов йортының (1841 ел) флигельләрен торгызу һәм реконструкцияләү инициативасы белән таныштылар.
Горький исемендәге парк буйлап Подлужная урамына кадәр төшү урынын һәм Гоголь һәм Подлужная урамнары арасындагы җәяүлеләр маршрутларын тоташтырырга тиешле заманча урам баскычын төзекләндерү проектлары аерым күрсәтелде.
Комиссия шулай ук Зөядә мезонинлы яңа бер катлы шәхси торак йорт, Алабугада әзер продукция склады һәм Чистайда һәм Болгарда ике сәүдә объекты проектларын карады.
Тәкъдим ителгән барлык проектлар да хупланды. Миңнеханов ассызыклаганча, аларны гамәлгә ашыру мәдәни мирас объектларының һәм кыйммәтле тарихи мохитнең сакланышын тәэмин итәргә һәм территорияләрнең күренешен бозмаска тиеш.
Утырыш азагында Буа һәм Бөгелмә шәһәрләре өчен төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлек территориясе чикләре проектлары, саклау предметлары һәм шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр тәкъдим ителде.
