Татарстанда кабат «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын игълан иттеләр
Татарстанда тагын «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Тиешле мәгълүмат 28 гыйнварда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 8.37 сәгатьтә чыкты.
Соңгы тапкыр «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы республикада 25 гыйнварда кертелгән иде.
Ел башында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең лаеклы эшләвен һәм БПЛА һөҗүмнәреннән килгән зыянны киметергә мөмкинлек бирүче превентив чараларның нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
