Татарстанда бүген -14 градуска кадәр салкын була һәм кар явачак
Татарстанда бүген болытлы һава көтелә. Тәүлек дәвамында кар явачак, урыны белән буран булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя. Һава температурасы көндез -9...-14 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык саклана, кайбер урыннарда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
