ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Казанлылар «Эх, чыршысы» экологик акциясе кысаларында 3 мең ылыслы агач тапшырган

0

Казан халкы «Эх, чыршысы» экологик акциясе кысаларында 3 мең ылыслы агач тапшырган. Яңа ел агачларының барысы да диярлек йомычка итеп эшкәртүгә җибәрелгән. Чыршыларның бер өлеше тәҗрибә кысаларында «Туфракка кире кайтар» оешмасына тапшырылган. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.

Казанлылар Яңа ел чыршыларын 31 гыйнварга кадәр тапшыра ала.

Акция һәм кабул итү нокталары турында тулы мәгълүматны проектның телеграм-ботында белергә була.

Исегезгә төшерик, акция 2026 елның гыйнварында Казан мэриясе һәм «Чиста уеннар – Татарстан» экологик хәрәкәте ярдәмендә башлап җибәрелде.