ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Татарстанда буран булу сәбәпле, Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасын яптылар

0

Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы транспортның барлык төрләре өчен тулысынча ябык. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 15:45 сәгатьтән участокта вакытлыча чикләү кертелгән. Моның сәбәбе – начар метеорологик шартлар. Чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен гамәлгә кертелгән.

Трасса һава торышы һәм юлдагы вазгыять яхшырганнан соң ачылачак.