Яңа Камал театрына билетларның өчтән бер өлешен Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләр ала
Камал театрының яңа бинасындагы спектакльләргә билетларның 30 процентка якын өлешен Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүче тамашачылар сатып ала. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ведомство коллегиясенең 2025 елның йомгаклары һәм 2026 елга планнар турындагы киңәйтелгән утырышында әйтте.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу күрсәткеч Казанның илнең зур мәдәни үзәгенә әйләнүен күрсәтә.
