ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Казансуда кешеләр утырган кар машинасы боз астына төшеп киткән

0

Казанда Кремль дамбасы тирәсендә Казансуда ике кеше утырган кар машинасы боз астына төшеп киткән. Кешеләрнең икесен дә коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә сөйләделәр.

Урынга килеп җиткән Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары кар машинасының тулысынча су астына киткәнен ачыклаган. Ике ир-ат янәшәдә, бозда булган. Алар зыян күрмәгән. Ир-атларга аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

Якынча мәгълүматлар нигезендә, Васильево бистәсендә яшәүче кешеләр кар машинасында Киров дамбасыннан «Казан» гаилә үзәгенә таба барган. Кинәт кар машинасының арткы өлеше боз астына төшеп киткән. Алар техниканы мөстәкыйль рәвештә чыгарырга тырышып караган, ләкин чыгара алмаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев билгеләп үткәнчә, бу районда күпер астында агым көчле. Шуның аркасында даими рәвештә ерганаклар барлыкка килә, дип аңлатты ул. Ул кар машиналарында йөрүчеләрне, балыкчыларны һәм ата-аналарны аеруча игътибарлы булырга һәм балаларын зурлардан башка бозга җибәрмәскә чакырды.