ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

«Илһам чишмәсе» исемендәге VI төбәкара җыр бәйгесенең I туры уза

0

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Илһам чишмәсе» исемендәге VI төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза. Анда мәртәбәле жюри әгъзалары җыелып, конкурска килгән язмаларны тыңлый, бәяли, дип хәбәр итә Бөтендөнья конгрессы матбугат хезмәте.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашып, жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләре белдерде һәм уңышлар теләде.

Быел әлеге бәйгедә 7 төбәк һәм 24 район катнаша. 100дән артык гариза килгән. Чит илләрдән – Германия һәм Казахстаннан да катнашучылар бар.

Төбәкара җыр бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман җирлегендә туып-үскән Гамировлар гаиләсе. Ул быел 6нчы тапкыр уздырыла.

Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Аның төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

Беренче этаптан узган конкурсантлар 20 февральдә Сарман районында 2 этапта катнаша. Мәртәбле жюри тарафыннан бәяләнеп, урыннар билгеләнә. Чара җиңүчеләр катнашында Сарман мәдәният сараенда оештырылган Гала-концерт белән тәмамланачак, диелә хәбәрдә.