Томскида көрәш буенча Себер федераль округы чемпионаты узды
24-25 гыйнвар көннәрендә Томскида Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының көрәш буенча төбәкара ярышлары узды. Ярышлар Томск өлкәсенең милиция полковнигы Юрий Сәйфелмөлеков истәлегенә багышланды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Томск, Новосибирск, Иркутск өлкәләреннән, Кузбасс, Красноярск, Алтай, Камчатка, Хабаровск крае, шулай ук Тыва Республикасы һәм Хакасия республикасыннан 120дән артык спортчы бил алышты.
Турнирның тантаналы чараларында мөхтәрәм кунаклар – Россия Көрәш федерациясенең Себер федераль округы буенча вице-президенты Камил Камалитов һәм Россия Көрәш федерациясе вәкиле, халыкара категорияле хөкемдар Илшат Гарипов катнашты.
Фото: © Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте
