Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы: Мондый салкыннар 60 ел элек норма иде
Гыйнварның өченче декадасында Татарстанда хакимлек иткән аномаль салкыннар 60-65 ел элек төбәк өчен норма иде. Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Әлбәттә, мондый хәл элек республикада төрле айларда күзәтелә иде. Декабрь, гыйнвар, февральдә шактый салкын көннәр булды. Әгәр 60-70нче елларны алсак, гыйнварның өченче декадасында мондый күренеш даими күзәтелде», - дип белдерде ул.
Әйтик, 1972 елда гыйнварның өченче декадасында уртача температура -28,2 градус тәшкил иткән. Әмма 80-90нчы елларда мондый күренешләр күпкә кимеде. 2006 ел гына искәрмә булып тора, ул вакытта гыйнварның өченче декадасында уртача температура -21,1 градус, ә 2010 елда -22 градус, шулай ук 2014 елда -21,8 градус тәшкил итте.
