Татарстан Гидрометеорология үзәге гыйнварның иң салкын төнен атады
Бу атнада Татарстаннан китеп бара торган аномаль гыйнвар салкыннары чорында температура рекордлары куелмаган. Иң салкын төн узган атнада теркәлгән. Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Җомгадан шимбәгә каршы төн иң салкыны булды, ул вакытта республикада температура фоны Мөслим метеостанциясе мәгълүматлары буенча -37 градуска кадәр төште. Баулы районында термометрның терекөмеш баганасы -36,7 градусны күрсәтте. Казанда бу төнне Идел буе районында температура - 26,4 градуска, Авиатөзелеш районында -32,8 градуска кадәр төште», – дип сөйләде ул.
Тулаем алганда, бу төндә республиканың көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында иң түбән температуралар күзәтелде. Соңгы елларда климатның глобаль җылынуы белән бәйле рәвештә мондый салкыннар «безгә ниндидер гадәттән тыш хәл булып тоела», дип билгеләп үтте Феликс Гоголь.
