ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Азат Кадыйров «Пушкин картасы» кебек «Яшь гаилә картасы» булдырырга тәкъдим итте

0

Яшь гаиләләр өчен «Пушкин картасы» кебек «Яшь гаилә картасы» булдырырга мөмкин. ТР Яшьләр министрлыгы коллегиясендә шундый тәкъдим белән ведомство башлыгы Азат Кадыйров чыгыш ясады.

«Пушкин картасы» аналогиясендә «Яшь гаилә картасы»н булдырырга, шулай ук төрле тормыш ситуацияләре килеп чыкканда яшь гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары турында цифрлы сервислар аша актив мәгълүмат бирүне тәкъдим итәм», – диде ул.

Моннан тыш, бөтен Татарстан буенча яшьләр үзәкләре базасында гаилә клублары оештырылачак.