Уфаның «Нур» татар театры Мәскәүдә гастрольләр белән чыгыш ясый
29-30 гыйнвар көннәрендә Уфаның «Нур» дәүләт татар театры Мәскәүдә гастрольләр белән чыгыш ясый, дип хәбәр «Башинформ».
«Нур» театры Мәскәүдә «Галиябану» һәм «Авыл стилягалары» спектакльләрен куячак.
«Галиябану» спектакле татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча куела. Спектакльнең режиссеры – Азат Җиһаншин, рәссамы — Даян Тувалев, костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмгулова, композиторы — Юлай Үзәнбаев, хореографы — Сулпан Әскәрова, хормейстеры – Әфәрим Акчурин.
«Быел легендар «Галиябану» әсәре авторы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 135 ел тула. Мәскәү тамашачыларына нәкъ менә шушы спектакльне күрсәтүебезгә, гастрольләрне шушы әсәрдән башлавыбызга сөендерә. Бу – бик зур горурлык», – дип билгеләп үтте «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин.
«Авыл стилягалары» музыкаль комедиясе — башкорт әдәбияты классигы Нәҗип Асанбаевның (Фәнил Асянов белән берлектә) пьесасы буенча куелган спектакль.
.
