ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

«Ак Барс» хоккейчылары буллит бәрү сериясендә җиңелде

0

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына җиңелде. Уен Казанда узды.

Әлеге уен «Ак Барс» капитаны Алексей Марченко өчен Континенталь хоккей лигасында 600нчесе булды.

Беренче периодның тугызынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне ачты (1:0).

Икенче периодның унбишенче минутында Дмитрий Кателевский гол кертте (2:0). Берничә секундтан «Сибирь» уенчысы Тимур Әхияров алканы Казан командасы капкасына кертте (2:1). Бер минуттан исәп тигезләнде, гол авторы – Антон Косолапов (2:2).

Өченче периодта да, аннан соң бирелгән өстәмә вакытта да голлар кермәде. Уен нәтиҗәсе буллит бәрүләрдә ачыкланды. Капкачы белән бергә-бер калып алкага бәрүдә Новосибирск командасы өстен чыкты (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Ст. Терехов – Миллер;
  • Хмелевский – Семёнов – Пустозёров, Карпухин – Марченко;
  • Алистров – Комков – Сем. Терехов, Лучевников – Князев;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Иванов.

«Сибирь»

  • Бердин (Кокаулин)
  • Уилсон – Неколенко – Андреофф, Гордеев – Приски;
  • Косолапов – Абрамов – Бек, Аланов – Әхияров;
  • Широков – Пьянов – Кошелев, Орлов – Зайцев;
  • Талалуев – Климович – Лещенко (Першаков), Баклашев.

Капкачы Михаил Бердин бу сезонны «Ак Барс» составында башлаган иде, тик декабрьдә ул Новосибирск командасына күчте. Һөҗүмче Семён Кошелев та 2024-2025 еларда «Ак Барс»та уйнап алган иде.

28 гыйнвар көнне Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» командалары көч сынашачак. Матч Казанда була, 19:00 сәгатьтә башлана.