Татарстанда аномаль салкын һава торышы булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстанда урнашкан аномаль салкын һава торышы сишәмбегә, 27 гыйнварга, кадәр сакланачак. Республикада шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан 9-14 градуска түбәнрәк булачак, дип фаразлый синоптиклар.
25 һәм 26 гыйнварда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -24..-29 градуска кадәр төшәчәк. Түбән урыннарда һәм аязганда һава температурасы -30..-35 градус була. Көндез һава -16..-22 градуска кадәр генә (25нче гыйнварда урыны белән -26 градуска кадәр генә) җылыначак.
27 гыйнварда төнлә һәм иртән -21..-26 градус (төбәкнең көнчыгыш өлешендә -32 градуска кадәр) салкын көтелә. Көндез температура фоны -10..-15 градуска кадәр (көнчыгышта -18 градуска кадәр) күтәреләчәк.
