ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов татарстанлыларны аномаль салкын һава торышы шартларында сак булырга чакырды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә республика халкын аномаль салкын һава торышы шартларында сак булырга чакырды.

«Бүген кайберләр урыннарда бик салкын! Метеорология һәм гадәттән тыш хезмәтләр мәгълүматлары нигезендә, төнлә температура -30 градустан салкынрак булачак», – дип билгеләде ТР Рәисе МАХ мессенджерындагы блогында.

«Үзегезне саклагыз! Җылыту приборларының дөрес эшләвен контрольдә тотыгыз, электр челтәрләренә артык көч китермәгез һәм урамга чыкканда җылырак киенегез!» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Төбәктә аномаль салкын һава торышы булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.