Татарстанда 2025 елда илкүләм проектлар кысаларында 468 объект төзелгән һәм яңартылган
2025 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда 468 капиталь төзелеш объекты төзелгән, капиталь ремонтланган һәм модернизацияләнгән. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен барлыгы 46,4 млрд сум акча юнәлтелгән, дип хәбәр иттеләр республиканың Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Узган елда Татарстан 12 илкүләм проектны, шул исәптән 46 төбәк проектын тормышка ашыруда катнашкан. Нәтиҗәдә төрле өлкәләрдә – юл инфраструктурасында, инженерия коммуникацияләрендә, экологик иминлек һәм территорияләрне төзекләндерүдә объектлар төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Дәүләт контрактлары буенча барлык төзелеш-монтаж эшләре 2025 ел азагына кадәр билгеләнгән вакытта төгәлләнгән.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча республикада 14 мәгариф объекты модернизацияләнгән, шул исәптән республика районнарында ике мәктәп төзелгән һәм 10 гомуми белем бирү мәктәбендә, шулай ук бер көллияттә һәм студентлар тулай торагында капиталь ремонт ясалган.
Шулай ук Чаллыда ике балалар бакчасы төзелгән, Казанда ике балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелгән.
Шулай ук узган елда республикада «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 51 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, коммуналь инфраструктураның 47 объекты модернизацияләнгән. «Гаилә» илкүләм проекты буенча картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелгән. «Кадрлар» илкүләм проекты буенча Татарстан районнарындагы 49 халыкны эш белән тәэмин итү үзәген капиталь төзекләндергәннәр.
«Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә 189 объект төзелгән һәм ремонтланган.
Шулай ук илкүләм проектлар буенча республикада сигез мәдәният объекты модернизацияләнгән, Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларында рекультивация уздырылган, Мәләкәс елгасы үзәне чистартылган, Болгар шәһәренең һәм шундагы тарихи-архитектура музей-тыюлыгының туристик коды төзекләндерелгән.
Моннан тыш, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия 102 юл челтәре объекты төзелгән һәм ремонтланган.
2025 елда илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында социаль әһәмиятле оешмаларның матди-техник базасы яхшыртылган, икътисадның социаль тармаклары цифрлаштырылган, шулай ук балалы гаиләләргә һәм эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтелгән. Узган елда Татарстанга туристларны җәлеп итү һәм туристлар агымын арттыру өчен чаралар үткәрелгән.
Узган ел азагында технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында республика предприятиеләре һәм оешмаларында «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Яңа материаллар һәм химия», «Космос», «Транспорт мобильлеген сәнәгый тәэмин итү», «Пилотсыз авиация системалары», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Сәламәтлек саклауның яңа технологияләре» һәм «Яңа атом һәм энергетика технологияләре» кебек проектларны гамәлгә ашыру өчен 6 млн сумнан артык федераль акча җәлеп ителгән.
