ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә елның беренче сабыена исем кушу тантанасы узды

0

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә елның беренче сабыен хөрмәтләү тантанасы – исем кушу чарасы узган. Яфизовлар гаиләсен дүртенче балалары туу белән район башлыгы Марат Гафаров котлаган. Бу хакта «Туган як» газетасы хәбәр итте.

«Сезнең сабыегыз Чүпрәле районының 2026 елдагы беренче баласы булып туды. Бу – районыбыз өчен бик мөһим вакыйга. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим! Сөләйманны лаеклы кеше итеп үстерерсез, дип ышанам», - дигән Марат Гафаров.

Күп балалы әти-әнине ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да котлаган. Бала туу – ул һәрвакыт шатлык, дип билгеләп үткән ул.

Яфизовларга истәлеккә бүләкләр һәм баланың туу турындагы таныклыгын тапшырганнар.

Йолдыз һәм Айдар Яфизовлар улларына Сөләйман дип исем кушкан. Ул гаиләдә дүртенче бала. Сөләйман исеменең мәгънәсе: кыйммәтле, газиз, сирәк, бәһәле, кодрәтле.

«Гаилә төзегәнебезгә тугыз ел. Мин һәрвакыт күп балалы гаилә турында хыялландым», – дип уртаклашкан бәхетле әни. «Дүртенче баламны көткәндә, әлбәттә, борчылдым. Авыр булыр, дип курыктым. Бүгенге көндә барысы өчен дә рәхмәтлемен. Барлык хатын-кызларга да әни булу бәхетен татырга телим», – дигән ул.