ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аксубайда «Алтын алка-2026» бөтенроссия хоккей ярышларының финал уеннары башланды

0

Аксубай районы үзәк шугалагында 2026 елгы «Алтын алка» бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының республика этабы финал уеннары уза. Бу хакта «Аксубай» газетасы хәбәр итте.

Бозда 2010-2011 елгы малайлар хоккей уйный. Финал уеннарында Татарстанның иң көчле командалары – Яңа Чишмә, Кайбыч, Тәтеш һәм Балтач районнары уенчылары һәм мәйдан хуҗалары — аксубайлылар очрашты. Матчлар кискен көрәштә бара: җанатарларның битен бераз салкын чеметсә дә, бозда кайнар мохит хөкем сөрә. Республиканың яшь хоккейчылары осталык, тизлек һәм команда рухы күрсәтә.

Иртәгә, ярышларның финал уенында, җиңүче һәм призерлар билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.