Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине искә алачаклар
16 гыйнварда күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 208 ел тулу уңаеннан, искә алу чаралары уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында мөселман дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм журналистлар катнашында узачак.
16 гыйнварда 9:00 сәгатьтә Казан мөселманнары һәм Татарстан башкаласы кунаклары Коръән аятьләрен уку һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең рухы өчен дога кылу өчен җыелачак.
Очрашуны Казанның «Мәрҗани» мәчете оештыра.
Яңа татар зираты Пригородная ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан.
Моннан тыш, иртәгә җомга намазыннан соң «Мәрҗани» мәчете мәхәлләсе кешеләре дә Шиһабетдин Мәрҗанинең рухына дога кылачак.
