Татарстанда уртача хезмәт хакы 80,2 мең сумга кадәр арткан
Гыйнвар белән чагыштырганда, ноябрьдә Татарстанда hh.ru эш бирүчеләр вакансияләрендә тәкъдим ителә торган медиан хезмәт хакы 14,5 процентка арткан һәм 80,2 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ»га hh.ru Идел буе директоры Альбина Солтанова хәбәр итте.
«Ел башыннан иң күп хезмәт хаклары «финанс, бухгалтерия» вакансияләрендә – 22 процентка (80 мең сумга кадәр), «төзелеш, күчемсез милек» – 21 процентка (113,7 мең сумга кадәр), «эшче персонал» – 20 процентка (105,4 мең сумга кадәр), «чимал чыгару» – 17 процентка (100,8 мең сумга кадәр), «җитештерү, сервис хезмәте күрсәтү» – 17 процентка (104,4 мең сумга кадәр)», – дип хәбәр итте ул.
Солтанова мәгълүматлары буенча, хезмәт хакы тәкъдимнәрендә ел башы белән чагыштырганда кимүләр күзәтелми. «Стратегия, инвестицияләр, консалтинг» өлкәләрендә тәкъдим ителә торган хезмәт хакы үзгәрмәгән диярлек – 1 процентка үсеш (115,2 мең сумга кадәр), шулай ук «ваклап сату» да – 4 процентка үсеш (52,6 мең сумга кадәр).
