2019 елдан башлап Россиядә төзекләндерү буенча 1,1 меңнән артык проект гамәлгә ашырылган
Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы кысаларында 2019 елдан башлап 1,1 меңнән артык проект гамәлгә ашырылды. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде. Аның сүзләрен РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте китерә.
Төзекләндерү буенча системалы эш дәвам итә һәм кече шәһәрләрне дә, тарихи җирлекләрне дә колачлый.
Хөснуллин билгеләп үткәнчә, конкурс зур булмаган торак пунктларны үстерүдә нәтиҗәле коралга әверелде. Аның бәяләвенчә, гамәлгә ашырылган һәр проект тормыш сыйфатын яхшырта, ял итү, спорт һәм аралашу өчен яңа мөмкинлекләр ача, шулай ук җирле икътисадны үстерүгә ярдәм итә. Конкурс барышында барлыгы 1609 проект сайлап алынды, шул исәптән 679 парк, 301 яр буе, 262 мәйдан, 367 урам һәм җәяүлеләр зонасы.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр ителгәнчә, конкурс уздыру дәверендә республикадан 55 проект җиңүче булган. Шуларның 42се гамәлгә ашырылган, тагын 13 проектны 2026 елда тәмамлау планлаштырыла.
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, 2030 елга кадәр илдә 1,6 меңнән артык конкурс җиңүчеләрен гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Ул искәрткәнчә, узган елда регионнарның катнашу шартлары киңәйтелде, бу проект географиясен шактый арттырырга мөмкинлек бирде.
Торак пунктларны төзекләндерү эше «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алып барыла. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ел саен «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында уза.
