ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда 15 меңгә якын күп фатирлы йортта яшәүчеләр өчен МАХ чатлары эшли башлады

0

MAX платформасында Татарстанның якынча 15 мең күп фатирлы йорты чатлары булдырылган. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәренә таянып, «Республика Татарстан» газетасы хәбәр итә.

Барлык йорт чатларының хуҗасы – республика Дәүләт торак инспекциясе, шул ук вакытта алар белән идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак кооперативлары рәисләре идарә итә.

Инспекция матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, Татарстанда барлыгы 18,2 мең күп фатирлы йорт исәпләнә, аларга 1,3 меңнән артык идарәче оешма хезмәт күрсәтә.

Республика халкына искәртүләренчә, йорт чатларына чакырулар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетлар, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык системасының федераль платформасы аша җибәрелә.

Чатта «Госуслуги.Дом» дип аталган бот теркәлгән. Ул йорттагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрләр җибәрү өчен билгеләнгән», - диелә ТР Дәүләт торак инспекциясендә.