ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Данис Шакиров Галимҗан Ибраһимов бюстына чәчәкләр салды

0

Стәрлетамак шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров күренекле татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов бюстына чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галимҗан Ибраһимов татар телен, әдәбиятын һәм мәгърифәтчелек фикерен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, аның хезмәтләре бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый.

Бюст Стәрлетамак шәһәре, Стәрлетамак өязе белән бәйле галимнәр һәм язучылар аллеясында урнашкан. Уку йорты бинасы алдында рус язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Аксаков, башкорт шагыйре һәм филологы Мөхәммәтсәлим Өметбаев, татар язучысы һәм тел галиме Галимҗан Ибраһимов, шулай ук чуаш шагыйре Константин Иванов бюстлары куелган.