ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Гидрометеорология үзәге: Казанда кар Чистайга караганда 2,5 тапкыр күбрәк яуган

0

Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, республикада кар катламының биеклеге тигез түгел – Чистайда 17 см булса, Казанда 44 см га кадәр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Көнбатышта кар күп яуды, ә көньякта һәм көнчыгышта – азрак. Бөгелмәдә – нибары 20 см, Азнакайда – 25 см. көнбатыш районнарда: Казанда, Арчада кар катламының биеклеге нормадан 8-10 см га артык, ә көнчыгышта я нормага якын, я бүгенге нормадан бераз югарырак», – диде ул.

Чагыштыру өчен, узган кыш бу вакытка республикада явым-төшем сизелерлек азрак булды.