ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Артистлар көнендә актриса Рәшидә Җиһаншина хөрмәтенә мемориаль такта ачыла

0

2026 елның 17 гыйнварында 11.00 сәгатьтә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты бинасы янында 1971-1988 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең татар бүлеген җитәкләгән актриса, драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСР һәм ТАССР халык артисты Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мемориаль такта ачылу Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгын бәйрәм итү һәм күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә мемориаль такта кую чараларын гамәлгә ашыру кысаларында узачак. Такта 17 гыйнварда – Артистлар көнендә, театр, кино, цирк артистлары, шулай ук музыкантлар һәм эстрада башкаручылары өчен беренче тапкыр билгеләп үтелә торган яңа һөнәри бәйрәмдә ачылачак.

  • Рәшидә Абдуллаҗан кызы Җиһаншина 1917 елның 17 октябрендә Казанда туа. 1936 елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый. 1936 елдан гомеренең ахырына кадәр Камал театрында эшли. 65 елдан артык театрда эшләү дәверендә 120дән артык роль уйный. 1964-1975 елларда театр директоры булып эшли. 1971-1988 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең татар бүлеген җитәкли. 1991 елда «Инсаният» («Милосердие») актерлар төркемен оештыра, анда сәхнә ветеран артистлары да керә.