ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Арчада шахмат буенча Татарстан чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды

0

Арча педагогика көллиятендә шахмат буенча ике тапкыр Татарстан чемпионы, спорт мастеры Гөлнара Рәшитова истәлегенә ачык шахмат турниры узган. Шахматчының 2013 елда Казан авиаһәлакәтендә гомере өзелде, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».

Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов ел да шахматчы кыз истәлегенә турнир оештыра.

Ярышка Казанннан да килгән катнашучылар булган. Турнирга төрле яшьтәге спортчылар җыелган. Арчалар арасындагы ярышта Ленар Вахитов, Данияр Галәветдинов, Ринат Фатыйхов 1, 2 һәм 3нче урыннарны яулаган. Төрле районнардан һәм Казаннан килгән барлык шахматчылар арасында Илгиз Баһаветдинов 1нче, Искәндәр Сәгъдиев 2нче, Олег Иванов 3нче нәтиҗә күрсәткән.

Ветераннар арасында аерым ярыш оештырылган. Арчадан Марсель Хәлилов җиңүче булган. 2нче урында – Биектаудан Ренат Гыймадиев, 3нче урында – Кукмарадан Владимир Андреев.

Ярышта укучылар сараенда шахмат секциясе алып баручы Айдар Яхин да балалар белән катнашкан. Зурлар арасында Данияр Галәветдинов 2нче урын яулаган. Балалар арасында Кәрим Әюпов шулай ук 2нче урында. Алар икесе дә Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче номерлы мәктәптә укый. 5нче номерлы гимназиядән Дилә Сабирова 3нче урынга лаек булган. Ярышлар җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган.