Миңнеханов «Рубин»ның элеккеге остазы Рәхимовка уңышлар теләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның «Рубин» футбол клубының элеккеге баш тренеры Рәшит Рәхимовны кабул итте һәм аңа уңышлар теләде. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстанда лаеклы итеп каршы ала гына түгел, ә озата да беләләр», - дип ассызыклады ул.
«Рубин» ның элеккеге остазының клубтан китүе турында бүген игълан ителде. Аның урынына баш тренер итеп Испания белгече Франк Артига билгеләнәчәк.
