Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән
Татарстан Республикасында ОРВИ һәм грипп белән сезонлы авыру дәрәҗәсе саклана. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, 2026 елның икенче атнасында ОРВИ һәм гриппның 12 698 очрагы теркәлгән, бу эпидемия бусагасыннан 23,7 процентка түбәнрәк.
Шул ук вакытта авырулар саны 25,5 процентка кимегән, бу бәйрәм көннәрендә һәм мәктәп каникуллары вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең аз булуы белән бәйле. Соңгы атнада грипп өлеше 73,6 процент тәшкил итә. Лаборатор рәвештә 450 очрак расланган. А(H3N2) гриппы өстенлек итә.
COVID-19 авыруы узган атнадан 38 процентка түбәнрәк булган.
