ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 414 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

0

Татарстанның төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзерге вакытта 414 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларны 256 машина чистарткан. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Соңгы тәүлектә юллардагы бозлавык һәм кар өемнәре белән көрәшү өчен түбәндәге күләмдәге материаллар сарыф ителгән:

  • 4 859 тонна ком-тоз катнашмасы;
  • 274 тонна тоз;
  • 8 тонна тозлы эремә.

Авиация, су һәм тимер юл транспорты объектларында, шулай ук елга аша күперләрдә һәлакәтләр теркәлмәгән.

Юлларда бозлавык саклана. Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм имин дистанция сакларга чакыралар.

Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ТР Транспорт министрлыгы ведомствоның тәүлек әйләнәсе эшли торган оператив хезмәте телефонына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә: (843) 291-91-91.