ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сәфәров: Мәгълүмат чаралары көн тәртибен генә түгел, иҗтимагый кәефне дә формалаштыра

0

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.

«Сезне, сез җитәкләгән агентлык коллективын һәм Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия матбугаты көне белән котлыйм. Матбугатның әһәмияте, ә иң мөһиме – аерым көче бүген бәяләп бетергесез», - дип белдерде Әсгать Сәфәров.

«Мөһим һәм һәркем файдалана алырлык мәгълүмат чыганагы буларак, гаммәви мәгълүмат чаралары актуаль көн тәртибен генә билгеләми, ә иҗтимагый кәефне дә формалаштыра. Һәм гражданнарыбызның социаль тотрыклылыгы, бердәмлеге һәм иҗади кәефе шуңа бәйле», - дип белдерә ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе.

«Сезнең эшкә, һөнәри традицияләргә һәм Ватан мәнфәгатьләренә чиксез тугрылыгыгыз киләчәктә дә шундый җаваплы өлкәдә нәтиҗәле хезмәтегезнең нигезе булачак, Татарстанның һәм тулаем илнең имин киләчәген формалаштыруга хезмәт итәчәк, дип ышанам», – дип өстәде ул.

«Тармак ветераннарына чын күңелдән нык сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге, ә бүгенге журналистларга илһам һәм яңа иҗади казанышлар телим», - диде Әсгать Сәфәров.