КФУ мәктәп укучылары өчен «Лобачевский.Алга китеш» фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра
Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алга китеш» фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра. Анда 4-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Проект «Электроприбор» Тамбов заводы ярдәме белән тормышка ашырыла, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
Конкурс Н.И.Лобачевский исемендәге бөтенроссия фәнни конференциясенең дәвамы булып тора. Аның максаты - укучыларны фән белән кызыксындыру һәм аларга тикшеренү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү.
Катнашучылар үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итә, аналитик һәм иҗади фикерләүләрен үстерә, шулай ук фәнни эшчәнлекнең заманча алымнары белән таныша алачак.
Конкурс берничә этапта узачак. Сайлап алу этабы 12 гыйнвардан 9 февральгә кадәр була – бу чорда гаризалар һәм конкурс эшләре кабул ителә. Йомгаклау этабы 27-29 мартка планлаштырылган: финалистлар үз проектларын Казанда КФУ мәйданчыгында тәкъдим итәчәк.
Оештыручылар сәләтле укучыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Конкурста җиңүчеләргә 2026/27 уку елында өстәмә 10 балл, призерларга 8 балл биреләчәк.
Конкурс кысаларында шулай ук педагоглар өчен түгәрәк өстәл дә узачак. Ул 28 мартта утәчәк һәм сәләтле укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләренә, шулай ук бу өлкәдә заманча инновацион практикаларга һәм технологияләргә багышланачак. Катнашучылар һөнәри тәҗрибә уртаклаша һәм сәләтле балалар белән эшләүнең актуаль алымнары турында фикер алыша алачак.
