ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда гыйнвар башыннан 144 мең тоннадан артык кар эреткәннәр

0

Гыйнварның беренче көннәрендә Казанда кар эретү пунктларына китерелүче кар күләме арту теркәлгән. 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр станциядә 144 мең тоннадан артык кар массасы эшкәртелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек күбрәк. Узган елда эретелгән кар күләме 34,5 мең тоннага якын булган. Бу хакта Казан су каналының MAX каналында хәбәр иттеләр.

Иң зур йөкләнеш Несмелов урамындагы кар эретү пунктына булган. Биредә бәйрәм көннәрендә 19,7 мең тоннага якын кар кабул ителгән.

«Су каналы»нда билгеләп үтүләренчә, рекордлы күрсәткечләргә карамастан, шәһәрнең барлык кар эретү пунктлары да штат режимында эшләвен дәвам итә. Станцияләр тәүлек әйләнәсе эшли.

Кар эретү пунктлары хезмәте башлыгы Леонид Рудой хәбәр иткәнчә, актив сезон 10 декабрьдә башланган. Шул вакыттан бирле Казан пунктларында 250,7 мең тоннадан артык кар эшкәртелгән.

Хәзерге вакытта Казанда 14 камера белән җиһазландырылган сигез кар эретү станциясе эшли. Аларның гомуми проект куәте тәүлегенә 8 мең тонна кар тәшкил итә, әмма факттагы йөкләнеш исәпләнгән күрсәткечләрдән артып китә – һәр камера көненә 1,2 мең тоннадан артык кар эшкәртә.