ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда атна ахырына -20 градуска кадәр салкынайтачак

0

Якын көннәрдә Татарстанда -20 градуска кадәр салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Узган ялларда Татарстан көнбатыш циклонның читендә иде. Атмосфера фронтлары үткәндә республикада кар яуды, ә көнбатыш районнарда ул урыны-урыны белән салкыннар һәм бозлавыклар белән бергә барды.

Бүген, 12 гыйнварда, республика территориясе аша чираттагы циклонның атмосфера фронты уза. Регионның күпчелек өлешендә кар ява, урыны белән ул көчәя, кайбер районнарда буран күзәтелә. Көндез температура -3...-9 градус тәшкил итте.

13 гыйнварда һава торышы үзгәрмәячәк. Республикада төнлә -4...-9 градус, көндез -1...-6 градус булачак.

14 гыйнварда төнлә күпчелек районнарда шулай ук кар, урыны белән буран булачак. Көндез атмосфера басымы үскән саен явым-төшем Татарстанның көньяк-көнбатышында гына сакланачак. Төнлә һәм иртән температура -7...-12 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгышта аязганда -15 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары -5...-10 градус күрсәтәчәк.

15 гыйнвар-республика Себер антициклоны перифериясенә чыгачак. Территориянең күпчелек өлешендә явым-төшем көтелми, әмма көньяк-көнбатышта, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төнлә әле бераз кар явуы ихтимал. Температура төшүен дәвам итәчәк: төнлә -10...-15 градус, көнчыгышта аязганда -18 градус, көндез -8...-13 градустан югары булмаска тиеш.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәгенең якынча фаразлары буенча, җомга, 16 гыйнварда һәм шимбә, 17 гыйнварда, төбәктә салкын һава торышы урнашачак. Явым-төшем ихтималлыгы аз, көндез һава температурасы -10...-16 градус тәшкил итәчәк, төнлә ул -20 градуска кадәр һәм аннан да түбәнрәк төшәчәк.