ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңназыйм Сәфәров Татарстан китап нәшриятында яңа вазифага билгеләнде

0

Танылган журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров бүгеннән Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият бүлеге мөхәррире вазифасын башкара.

«Алга куелган максат – эшләргә һәм эшләргә! Мөхәррирлек эше минем өчен яңа хезмәт түгел. 36 ел гомеремне басма матбугатка багышладым, ә соңгы алты елда телевидениедә эшләдем. Коллектив миңа ят түгел, күбесе – мин укыткан студентлар. Хәзер алар – үз урынын тапкан яшь хезмәткәрләр. Бергә укыган замандашлар да бар, мин белгән һәм хезмәттәшлек иткән кешеләр. Бу урында моңарчы кем эшләгәнен әйтә алмыйм, ләкин шагыйрь Рифат Сәлах өстәле артында утыруымны беләм. Әмма ул башка редакциядә эшләгән», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш фәнни-популяр әдәбиятның актуальлеге турында да билгеләп үтте. «Фәнни-популяр әдәбият дигәндә галимнәрнең хезмәтләрен, тарихи әсәрләрен күз уңында тотабыз. Фәнни-популяр китаплар, басмалар Татарстанда даими басылып тора. Димәк, ихтыяҗ күзәтелә. Үзем дә, бигрәк тә тарихи темаларны колачлаган китапларны даими рәвештә сатып алам. Алар кызыклы. Тарих фәненә төшенергә, ныклап өйрәнергә этәргеч булып торалар. Ел уңышлы булсын, китаплар күп чыксын, дигән теләктә калыйк. Татар халкы – гомер-гомергә иң күп укучы милләт булып саналды», – дип белдерде Сәфәров.

Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, ул телевизион журналистика өлкәсеннән киткән. «Телевидениедәге эшемнән киттем, чөнки зәңгәр экраннар һәм сәхнә яшьләрне ярата. Һәр әйбернең үз вакыты бар, вакытында китә белергә кирәк», – дип йомгаклады ул сүзен.

  • Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Миңназыйм Сәфәров «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә милли тапшырулар бүлеген җитәкләде, «Хәерле көн» тапшыруын алып барды. 2019 елда Миңназыйм Сәфәров Татарстан журналистларының төп бәйгесе «Бәллүр каләм»дә гран-при – автомобиль иясе булды. «Татарның бер Согыты» (2018), «Олы Тархан шахтеры үткән юллар» (2021) китаплары авторы.