Автоэксперт кар белән капланган машинаны ташландык дип танырга мөмкинме икәнлеген аңлатты
Озак вакыт парковкада кар белән күмелгән автомобильне ташландык дип таный һәм эвакуацияли алмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» га автоэксперт Константин Лигачев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, машиналарны парковкалардан ике төп очракта алып китәләр: дөрес парковка ясамаган өчен яки хуҗасыз дип танылган очракта. Транспорт чарасы ташландык дип танылсын өчен, бер кар капламы гына җитми.
«Ташланган – димәк, аның номер билгесе юк, пыяласы ватылган, тәгәрмәчләре юк. Кыскасы, ул инде комплектсыз икәнлеге күренә. Шул очракта гына алып китәргә мөмкиннәр», - дип аңлатты Лигачев.
Ул аныклаганча, мондый очракта актны төзи торган махсус комиссия килә, хуҗасын эзли һәм озак процедурадан соң гына автомобильне хуҗасыз дип танырга мөмкиннәр.
