Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә 500 млн сум бүлеп бирелә башлаячак
Татарстанда быелдан авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә 500 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шул исәптән 200 млн сум – эшчәнлекләрен дәвам итүче кооперативларга республика бюджетыннан грант ярдәме күрсәтүгә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Быел республика ярдәме юнәлешләре буенча үзгәрешләр планлаштырыла. Төп ставка фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә куела», - дип сөйләделәр министрлыкта.
Моннан тыш, халык белән эшләү өчен азык үзәкләре төзүгә аерым игътибар биреләчәк.
