Әлмәт районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Васильевка авылында бүрәнәдән салынган шәхси йортта янгын чыккан. Янгын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгынны сүндергәндә йорт хуҗасының мәете табылган. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
