ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аксубайда мини-футбол буенча ачык республика турниры узды

0

Аксубай районы «Яшьлек» спорт залында Николай Краснов истәлегенә мини-футбол буенча ачык республика турниры узды. Бу хакта «Аксубай» газетасы хәбәр итте.

Футбол матчын Николай Александровичның гаиләсе балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин һәм тренер Александр Лодоркин ярдәмендә оештырган. Ел саен үткәрелә торган турнирда республиканың биш муниципаль районыннан сигез команда катнашкан. Шул исәптән Яңа Чишмә, Нурлат, Биектау районнары, Казан шәһәре һәм Николай Александровичны яхшы белгән, аның белән дус булган, бер командада уйнаган мәйданчык хуҗалары.

Киеренке уеннардан соң ярымфиналга Аксубай, Яңа Чишмә, Казан һәм Биектау районнары командалары чыккан. Маневрлы, оста уены белән «Луч» командасы көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмаган. Ул бишенче тапкыр турнирның җиңүчесе булган. Яңачишмәлеләр турнир таблицасында икенче, биектаулылар өченче урын яулаган.