ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ульяновскида «Сембер язлары» альманахының 30 еллыгына багышланган әдәби кичә узды

0

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Сембер язлары» язучыларга канат куя» дигән язмасы чыкты. Анда хәбәр ителгәнчә, Татар мәдәният үзәгендә «Сембер язлары» альманахы нәшер ителә башлавына 30 ел булуга һәм җыентыкның чираттагы, сигезенче чыгарылышын укучыларга тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

«Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында Советлар илендә беренчеләрдән булып безнең Ульяновск өлкәсендә татар оешмасы барлыкка килә. «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте татар телендә телевизион тапшырулар һәм газета булдыруны үзенең төп максаты итеп куя. Партия обкомы һәм Дамир Шәрипов җитәкчелек иткән милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе ярдәмендә әлеге мәсьәләне уңай хәл итүгә ирешәләр.

Милли хәрәкәтнең чишмә башында торган Котдус Сафиуллин «Туган тел»дән аерылып, «Мәдәният» оешмасы төзегәч, татарча әдәби журнал чыгару мәсьәләсен күтәрә. Өлкә җитәкчеләре журнал нәшер итү зур чыгымнар таләп итүенә сылтап, бюджет акчасы хисабына альманах чыгарырга тәкъдим итәләр. Аның беренче чыгарылышы «Мәдәният» оешмасы карамагындагы «Каләмдәшләр» клубы активистлары көче белән тупланып, «Өмет» газетасы редакциясенең компьютер базасында басмага әзерләнә. Күмәк тырышлык нәтиҗәсендә 1995 елның ямьле язында «Сембер язлары»ның тәүге чыгарылышы дөнья күрә.

Хәзер инде әдәби альманахыбыз Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге әгъзалары тарафыннан әзерләнеп, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең грант акчасына чыгып килә. Җыентыкның беренче ике чыгарылышын Фәния Айзятова компьютерда җыйган булса, соңгы алтысын «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова версткалады, ягъни битләргә салды. Ульяновск өлкә Хөкүмәте бүлеп биргән грант хисабына 500 данә тираж белән нәшер ителгән сигезенче чыгарылыш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчысы елына багышланган иде. Анда урын алган иҗат җимешләренең күпчелек өлеше Туган илне ярату, газиз Ватанга тугрылык саклау, фашизмга нәфрәт белдерү темасын күтәрә.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин «Сембер язлары» альманахының нәшер ителә башлавына 30 ел булуга багышланган кичәдә катнашучыларны сәламләп, туксанынчы елларда милләт язмышын кайгыртып йөргән тынгысыз йөрәкле каләм осталары Иркәм Хәйретдинов белән Флорис Галимьяновка мохтариятнең Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов белән редакциянең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова да җыентыкны басмага әзерләүгә зур өлеш кертүләре өчен автономиянең грамоталарына лаек булдылар. Шулай ук альманахның рәссамы Юлия Хайрутдинова да Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә озак еллар дәвамында иҗат белән шөгыльләнүче Ирек Фиргалиевка Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы таныклыгы тапшырылды.

Союзга керүчеләребез саны арта, Ульяновск өлкәсе өчен зур дәрәҗә бу, дип белдерде автономия рәисе. Татар Сайманы авылында яшәп иҗат итүче Мәүлет Саюков автономиянең Г.Кандалый исемендәге әдәби бүләгенә лаек табылды. Мохтарият җитәкчесе язучылар бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов белән Мәләкәс шагыйрәсе Гөлсинә Ханәфигә дә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Алар җирле язучыларны мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырыштылар, альманах шунысы белән отышлы, диде ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов альманахны чыгаруда ярдәмнәре өчен өлкә татар автономиясе белән «Өмет» газетасы редакциясенә рәхмәт сүзләрен юллады. «Сембер язлары» язучыларга канат куя, илһам һәм дәрт өсти, иҗат җимешләренең басылып чыгуы каләм иясе өчен әйтеп бетергесез зур шатлык бит ул, диде Шәфикъ Хасиятулла улы. Сембер татар язучыларын әйдәп баручы сөенечле яңалыгы белән дә бүлеште. Күптән түгел Россия Язучылар союзы составына кергән Татарстан Язучылар берлеге Ульяновск төбәгенең сәләтле каләм осталарын үз сафларына алырга әзер икән. Союзга кабул иткәндә әдәби татар телендә каләм тибрәтүчеләргә өстенлек бирелә.

Аннары «Сембер язлары» альманахының авторлары күңел хатирәләре белән бүлештеләр һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Тугызынчы дистәсен ваклап баручы танылган милләтпәрвәр Иркәм Хәйретдинов белдерүенчә, «Туган тел» җәмгыятенең 17 нче китапханәдә узган утырышында «Өмет» газетасының исемен гарәп теле белгече, археолог Иршат Җамалетдинов тәкъдим иткән, ә «Сембер язлары» атамасын ул шәхсән үзе уйлап тапкан. «Яз» сүзе ел фасылын һәм кулга каләм тотып язу кирәклеген аңлата, ди Иркәм ага.

Ә дүрт китап авторы, «Өмет» газетасы редакциясенең фронтовик-шагыйрь С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Флорис Галимьянов альманахның беренче чыгарылышы дөнья күргән мизгелләрне искә төшереп сөйләде.

«Зарыгып көтеп алган «Сембер язлары»н типографиядән алып кайткан көнне без алтау – Котдус абый Сафиуллин, Лена апа Садыйкова-Иделбикә, Рифкать абый Хисмәт, Иркәм Хәйретдинов, Гөлфия Сәмигуллина һәм мин 17 нче китапханәгә җыелдык. Шатлыгыбызны гади сүз белән генә аңлатып бирүе мөмкин түгел иде. Китапның бизәлеше һәм эчтәлеге барыбызның да күңеленә хуш килде. Бер гасырга якын вакыт узганнан соң борынгы Сембер җирендә татар телендә басылып чыккан беренче китап иде бит бу. Котдус абый автографлар белән һәркайсыбызга берәр китап бүләк итеп бирде»,- ди Флорис ага.

Милли хәрәкәт ветераны Варис хаҗи Равилов татарча газета һәм китап укучылар саны кими баруына борчылуын белдерде.

«Китап укучы юк бит хәзер. Татарча китаплар киштәдә тузан җыеп ята. Бүген адәм баласы тәмле ашау, купшы киенү, кыйммәтле машинада йөрү турында гына кайгырта, аңа рухи азык бөтенләй кирәкми, шуңа күрә көне-төне мал, акча артыннан чаба. Әгәр китап чыгарырга җыенсаң, татарча текстны компьютерда җыя белүче кешене көндез шәм тотып эзләсәң дә табалмассың»- диде ул.

Ә Чынлы районы Кәшә авылы мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гайнуллин каләм ияләренең осталыгын камилләштерү максатында кварталга бер мәртәбә мастер-класслар үткәрергә тәкъдим итте. Китап презентациясе кичәләрендә күрешеп кенә без иҗади осталыгыбызны арттыра алмыйбыз, ди хәзрәт. Сембернең яшь, талантлы шагыйрәләре Рита – Хабибә Имаметдинова белән Динә Сафина каләмдәшләрен милли рухта язылган шигырьләре белән сөендерделәр.

Ульяновск өлкәсе мәгариф үсеше институтының баш белгече, «Сембер язлары» авторларының берсе Әлфия Абутдинова исә «Өмет» газетасының тиражын саклап калу мәсьәләсен күтәрде.

«Бүген дәүләт татарча газета, китаплар чыгарырга ярдәм итә. Бу эшләребезгә беркем дә каршы түгел, беркем дә тыймый. Калганы инде бары тик үзебездән генә тора. Язучылар, бизнесменнар, автономия президиумы һәм исполкомы әгъзалары бердәм булып язылсалар, «Өмет»ебез ябылмас, тагын озак еллар яшәр. Әнә, алтмышынчы елларда бөтен татар мәктәпләре дә ябылып беткән бит. Туксанынчы елларда аларны яңадан ачу, газета, китаплар чыгару мөмкинлеге туды. Булганның кадерен белик, күз карасыдай саклыйк»,- диде Әлфия Сәмиулла кызы.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина Татарстан Язучылар берлегенең җирле бүлеге, аның рәисе Шәфикъ Иматдиновның күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә соклануын белдерде. Шәфикъ абый Казан белән тыгыз элемтәдә торып, күп проблемаларны уңай хәл итә, үзебезнең язучыларны берләштереп, аларга илһам өстәп тора, диде ул.

Җирле язучылар истәлекле очрашуны яңа гына табадан төшкән шигырьләре белән бизәделәр. Ә «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» татар халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, талантлы шагыйрә, «Сембер язлары» альманахының авторы Җәмилә Мифтахова моңгы сусаган күңелләрне халык җырлары белән сугарды».