ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Апас районы Олы Бакырчы авылында Габдулла Тукайны искә алдылар

0

Апас районы Олы Бакырчы китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән әдәби укулар үткәрелде. Бу хакта «Апас-информ» сайты хәбәр итә.

Әдәби кичәдә китап укучылар Тукай әсәрләреннән төзелгән күргәзмәләр белән танышты, татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» шигырен яттан һәм сәнгатьле итеп укыды.

«Китапханәбездә күренекле, бөек шәхесләргә багышланган кичәләрне еш үткәрәбез. Мондый чараларга, гадәттә, яшь буынны да җәлеп итәргә тырышабыз», - дип хәбәр итте китапханә мөдире Гүзәл Мөстәкыймова.