ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россия Социаль фондында иминият пенсиясен 7,6 процентка индексацияләү хакында белдерделәр

0

2026 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясе күләме 7,6 процентка артты. Пенсияләр уртача 1 864 сумга артып, уртача күләме 26 395 сумга җитәчәк. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бу автомат рәвештә башкарыла, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә һәм гариза бирергә кирәкми. Индексация эшләмәүчеләргә генә түгел, ә эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Яңадан исәпләү кеше эшләгән вакытта элек кулланылмаган барлык индексацияләрне исәпкә алып башкарыла. Шуның нәтиҗәсендә эшләүче пенсионерлар өчен өстәмә сизелерлек булачак», - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук 2026 елның 1 февраленнән, узган елгы инфляцияне исәпкә алып, социаль пособиеләр дә арта. Бу балалы гаиләләр ала торган төп түләүләргә кагыла.