Татарстанның Лениногорск районында ике яңа ФАП ачылды
«Бердәм Россия» Халык программасы кысаларында Татарстанның Лениногорск районы Мөкмин-Каратай һәм Сарабиккол авыл җирлекләрендә барлык заманча стандартларга туры килә торган яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Ачылу тантанасында шәһәр Советы депутаты, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шаһиев, җирлек башлыклары һәм халык, шулай ук медицина хезмәткәрләре катнашты.
Яңа ФАПлар иске биналарын алыштырдылар һәм авыл халкына, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче төркемнәргә керүчеләргә уңайлы шартларда беренчел медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирделәр. Өч иркен һәм якты кабинет диагностика процедуралары һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, пациентлар өчен уңайлы көтү зонасы булдырылган.
«Авыл халкы өчен бу күптән көтелгән һәм әһәмиятле вакыйга! Бу авылда медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүдә мөһим адым, авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм кешеләргә туган авылында уңайлы яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек бирә торган шартлар тудыруга ышанычлы адым», – диде «Бердәм Россия»нең Лениногорск җирле бүлеге башкарма секретаре Игорь Храмов.
