ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бөгелмәдә бала тудыру йортыннан 2026 елда туган беренче баланы чыгарганнар

0

Бүген Бөгелмә бала тудыру йортыннан кечкенә Кира өенә кайтып китте – нәкъ менә ул быел дөньяга килгән беренче шәһәр кешесе булды.

Нәни кыз 2 гыйнварда 10.22 сәгатьтә туган. Аның авырлыгы – 3130 грамм, буе – 52 сантиметр.

Владислав белән Ләйсәнне кызлары тууы белән район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы Сабина Журавлева котлады.

Фәнис Мөхәммәтов район башлыгы Дамир Фәттахов исеменнән гаиләгә акчалата сертификат тапшырды. Бөгелмәнең ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элла Демченко туу турында таныклык тапшырды.

Фото һәм видео: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте