ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ак Барс» Казахстан кунакларын отты

0

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Астананың «Барыс» командасын җиңде. Уен Казанда узды.

Беренче периодта алка капкага кермәде (0:0).

Икенче периодның унберенче минутында Александр Хмелевский исәпне «Ак Барс» файдасына ачты (1:0). Бер минуттан Григорий Денисенко Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0).

Өченче периодның унберенче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Барыс» һөҗүмчесе Макс Уиллман гол кертте (2:1).

Период ахырында Астана командасы капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. «Ак Барс» көндәшенең буш капка белән уйнавыннан файдалана алды, Артём Галимов гол кертте (3:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Арефьев (Билалов);
  • Хмелевский – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
  • Денисенко – Биро – Алистров, Лучевников – Ст. Терехов;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Потапов), Бардин.

«Барыс»

  • Шил (Бояркин);
  • Асетов – Шайхмедденов – Панюков, Маккошен – Уолш;
  • Логвин – Морелли – Веккьоне, Масси – Данияр;
  • Уиллман – Томпсон – Ляпунов, Бекетаев – Бреус;
  • Моратов – Омирбеков – Кайыржан, Оразов.

13 гыйнвар көнне Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары көч сынашачак. Матч Казанда була, 19:30 сәгатьтә башлана.