Татарстанда кар яву сәбәпле автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелде
Начар һава шартлары – көчле кар яву һәм күз күреме чикләнү сәбәпле – 17:00 сәгатьтән Татарстан Республикасында автобуслар һәм йөк транспорты өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чикләүләр федераль автомобиль юлларының түбәндәге участокларында кертелде:
«Казан – Оренбург» (Әлмәткә кадәр); «Казан – Ульяновск»; «Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М7 «Волга»; М7 «Волга», Кировка керү юлы; М7 «Волга» һәм М12 «Восток».
Шулай ук «Алексеевск – Әлмәт» төбәк автоюлында да хәрәкәт чикләнгән.
Чикләү чаралары һава шартлары яхшырганчы гамәлдә калачак. Юлда штаттан тыш хәлләр булган очракта, машина йөртүчеләр 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.
